- җык
- ҖЫК БУЛУ – Тәмам туеп, арып бетү, гарык булу (нин. б. эштән, күренештән). ҖЫК КЕРГЕРЕ (ТИГЕРЕ, БУЛГЫРЫ) – Тиргәү, каргау сүзе. ҖЫК КЕБЕК – Әзмәвердәй, зур гәүдәле, таза. ҖЫК ЧЫГУ – Хәлдән таю, тәмам йөдәү сабан сөйри-сөйри атларның җыгы чыккан. ҖЫККА (ҖИККӘ) САБЫШУ – Аптырау, йөдәү
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.